Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Тургай" приютында " Ягез әле, егетләр!»дигән исем астында күңелле чара узды. Бәйрәм күңелле конкурслар, музыкаль номерлар һәм актив уеннар белән үрелеп барды. Уеннар егетләргә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар команда рухын һәм бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәтеп, төрле сынауларда көч сынаштылар. Бәйрәм рухын кызларның чыгышлары тулыландырып җибәрде. Чара Ватаныбызны саклаучылар арасында үзара ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.