ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чара узды. Укучылар викторинада актив катнаштылар. Туган телебез һәрберебез өчен бәһасез. Туган телебездә без беренче фразаларыбызны әйтәбез һәм барыннан да бигрәк үз фикерләребезне белдерәбез. Бу барлык кешеләр үз шәхесләрен беренче сулыш алу мизгеленнән үк төзи торган нигез, һәм ул — безне гомер буе ориентлаштыра торган әйбер. Ул үз-үзеңне, үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне һәм, иң мөһиме, барлык үзенчәлекләре булган башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә торган чара булып тора.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21 февраля в Нижнешитцинской ООШ состоялась встреча с консультантом Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Фархутдиновым Р.Р. Он прочитал лекцию учащимся 5-9 классов на тему "Права потребителей". 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

22 февральдә " Тургай «приютында  «Май чабу» бәйрәмен уздырдык! Бәйрәм бик күп кызыклы уеннар һәм сыйлар белән узды. Балалар күңел ачуларда рәхәтләнеп катнаштылар һәм бер-берсе белән шатландылар. Бигрәк тә балаларның үзләре коймак пешереп, кунакларны сыйлаулары күңелле мизгел булды. Атмосфера бик җылы һәм күңелле иде, ә катнашучыларның йөзләреннән елмаюлар китмэде . Бу озакка истә калырлык бик яхшы чара иде!

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

 23 февраль көнне Саба-Арена спорт мәктәбе спортсмены Фазлыева Амалия "Татарстан 1" командасы составында 24 яшькә кадәрге кызлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә көмеш медаль яулады
Спортчыбызны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

21 февраль көнне Уфа шәһәрендә бадминтон сөючеләр арасында турнир булып узды. Т.Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. "В" төркемендә чыгыш ясап 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

22 нче февраль көнне " Игенче" җәмгыятенең иң - иңнәре,  чаңгы спортын үз иткән егет- кызлары ,Лесхоз бистәсендә үткәрелгән  авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре арасында узган чаңгы ярышында  катнашып алдынгы урыннар яулап кайттылар.

2026 елның 21-22 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре-2026ның 1 туры узды . Ярышларга республикабызның 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 216 спортчысы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 803 матч уйналды. Безнең спорт мәктәбеннән 15 спортчы катнашты. 1 тур призерлары: 2014-2015 еллар: 2 урын - Борһанов Данияр-Хәбибуллина Наргиза, 2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе) 3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан) ,3 урын-Шаһиев Айзат (2 нче дивизион)   2016 елгы һәм кече: 2 урын - Сафин Зиннәтулла, 2 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан ,2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям, 3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы). Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

24 февраль көнне Саба Балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында "Бакый Урманче. Тормыш һәм иҗат" исемле лекция-әңгәмә узды (укытучысы Мифтахова Ф.И.) Бакый Урманче - совет татар рәссамы, скульптор, график, РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты. Лекция-әңгәмә барышында укучылар бөек татар рәссамы иҗаты белән таныштылар, аның картиналары мәдәниятләр кисешкән урында туган кеше рухының көче һәм матурлыгы белән таң калдыра. 7 укучы катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан яшьләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 5 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - Олы Кмбәче, 2 урын - Олы Мишә, 3 урын - Төбәк, 4 урын - Кече Кибәче, 5 урын - мәктәп. Матур, оешкан уеннары өчен егетләргә рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22 февраль көнне Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда Шекше авыл җирлегеннән Гибадуллин Нурсиль Фоат улы катнашып, 1 урынны яулады. Аны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International