Без – көчле команда!

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

22 нче февраль көнне " Игенче" җәмгыятенең иң - иңнәре,  чаңгы спортын үз иткән егет- кызлары ,Лесхоз бистәсендә үткәрелгән  авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре арасында узган чаңгы ярышында  катнашып алдынгы урыннар яулап кайттылар.

Килүгә үк безнең команданың иң беренче экипировка:формалар белән килүе күпләрдә соклану тудырды!

Бер формада киенеп килү бер яктан күзгә ташланырлык матур булса , икенче яктан махсус тектерелгән куртка спортчыларыбызны салкыннан саклый!

Бер төрле һәм бердәм булуыбыз белән дә игътибар  үзәгендә булдык.

Кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары бер команда туплап килгәндә , бездән өч команда җыелып килү - үзе бер горурлык!

Шундый кешелекле караш белән, безнең өчен янып- көеп йөргән җитәкчебез Алмаз Зөфәровичка рәхмәтләребез зур!

Ярышка әзерлек барышында бер нинди каршылыксыз  тренировкаларга йөрүдә, чаңгы шуарга  барлык мөмкинлекләрне булдыруда җитәкчебезнең зур хезмәте кергән.

Командалар буенча :

- "Игенче-1" командасы l урын

- "Игенче-2" командасы - ll урын

- "Игенче - 3" командасы - V урын яулады

- Аерым күрсәткечләр буенча:

- житәкчебез Алмаз Зөфәрович- l нче урын

- Зарипова Айзилә- l урын

- Мирзегалямова Чулпан - ll урын

- Мәхмүтов Рифнур - l урын

- Хөсәенов Айдар- ll урыннарны яуладылар.

Бик шатбыз сезнең  өчен! Күпме көч , әзерлек таләп итә торган спорт төре ул - чаңгы ярышы! Шуңа күрә бик популяр да!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International