2026 елның 21-22 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре-2026ның 1 туры узды . Ярышларга республикабызның 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 216 спортчысы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 803 матч уйналды. Безнең спорт мәктәбеннән 15 спортчы катнашты. 1 тур призерлары: 2014-2015 еллар: 2 урын - Борһанов Данияр-Хәбибуллина Наргиза, 2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе) 3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан) ,3 урын-Шаһиев Айзат (2 нче дивизион) 2016 елгы һәм кече: 2 урын - Сафин Зиннәтулла, 2 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан ,2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям, 3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы). Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!