ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Байлар Сабасында Әфганстанда, башка кайнар нокталарда һәм МХОда һәлак булган якташ-сугышчылар исемендәге кубокка яшүсмерләр арасында волейбол турниры узды. Ярышларда Шекше авыл җирлеге егетләре катнаштып, 3 нче урынны алдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Эксплуатация-җитештерү идарәсе «Сабагаз» эшкә чакыра:

Олы Кибәче авылы мәчетендә Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә, елдагыча азан әйтүчеләр бәйгесе оештырылды. Анад алда язылган 37 бала катнашты. жюри рәисе- Казаннан Коръән хафизләр әзерләү үзәге җитәкчесе, шәригать фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов иде. Җиңүче балаларга ңипломнар, истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә  Халыкара туган тел көне багышланган әдәби чара үтте. Укучылар төрле телләрдә туган телне кадерләүгә багышланган шигырьләр башкардылар. Кичә "Туган тел" җырын җырлап, тәмамланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Һәр ял саен Мишә авыл  җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына волейбол ярышы узды. Уеннарда 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:1 урын- Студентлар; 2 урын; Олы Кибәче; 3 урын- Кече Кибәче; 4 урын- мәктәп командасы. Егетләр матур, оешкан төстә уен күрсәттеләр. Олы Кибәче 1әм Кече Кибәче командалары егетләре уен өчен бирелгән акчаларны МХО га ярдәм итеп тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Лесхоз бистәсендә үткән чаңгы ярышында Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта 2 урынны яулады. Мондый чараларда катнашу халык арасында физик активлыкны үстерүгә, спортны популярлаштыруга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Мондый вакыйгалар шулай ук үз җирлеген ярышларның югарырак дәрәҗәсендә тәкъдим итә алырлык талантлы яшь спортчыларны ачыкларга ярдәм итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 февраль-Ватаныбыз сагында торучы барлык кешеләрнең бәйрәме ул. Бу — чын ир-атлар бәйрәме-кыю һәм батыр, җитез һәм ышанычлы, шулай ук үсеп, Ватанны саклаучылар булачак малайлар бәйрәме.

22 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында " Яле, егетләр!", Ватанны саклаучылар көненә багышланган, анда бистә яшьләре катнашты.

Ярышлар программасы төрле биремнәргә бай булды, аларда балалар үзләренең физик һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтә алдылар. Алар хәрби званиеләр турындагы белемнәрен тикшерделәр, хәрби тематика буенча сорауларга җавап бирделәр, күзләрен бәйләгән аяк киемнәрен бәйләделәр, отжимание ясадылар һәм хәтта бәрәңге чистарттылар. Ә залда тамашачылар балаларны бик нык хупладылар.

Ике сәгатьлек программа сизелмичә һәм бер сулышта гына үтеп китте, һәр катнашучының һәм тамашачының күңелендә бары тик уңай хисләр, яхшы кәеф кенә калды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары якынча 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе –үзенең ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Бүген Туган тел көне Лесхоз мәдәният йортында да шаулап-гөрләп үтте. Балалар өчен "Туган телгә - урын түрдә" дип исемләнгән музыкаль-әдәби сәгать үткәрелде. Чара милләтебезнең гимны булган "Туган тел" җыры белән башланып китте. Аннары балалар тел турында бик матур шигырьләр сөйләделәр. Татар халык уеннары белән таныштылар һәм шуларның берсен, "Түбәтәй" уенын яратып уйнадылар. Әти-әни, әби-бабайлар белән бергәләп, тел, милләт, ватан турында мәкальләр һәм табышмаклар әйтештеләр. Чара "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамланды, бик күңелле, мәгънәви яктан матур үтте.
Шулай итеп, бүгенге чара балаларда туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт уятырга ярдәм итте. Бүгенге глобальләшү чорында без бигрәк тә  күпмилләтле Ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга игътибарлы булырга тиешбез. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер - бәясе, хөрмәте бар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Россия кануннарында үз кишәрлегендә агачларны легаль кисүнең конкрет Исемлеге булган хокукый акт юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International