Халыкара туган тел көне.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бүген дөнья халыклары якынча 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе –үзенең ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Бүген Туган тел көне Лесхоз мәдәният йортында да шаулап-гөрләп үтте. Балалар өчен "Туган телгә - урын түрдә" дип исемләнгән музыкаль-әдәби сәгать үткәрелде. Чара милләтебезнең гимны булган "Туган тел" җыры белән башланып китте. Аннары балалар тел турында бик матур шигырьләр сөйләделәр. Татар халык уеннары белән таныштылар һәм шуларның берсен, "Түбәтәй" уенын яратып уйнадылар. Әти-әни, әби-бабайлар белән бергәләп, тел, милләт, ватан турында мәкальләр һәм табышмаклар әйтештеләр. Чара "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамланды, бик күңелле, мәгънәви яктан матур үтте.
Шулай итеп, бүгенге чара балаларда туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт уятырга ярдәм итте. Бүгенге глобальләшү чорында без бигрәк тә  күпмилләтле Ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга игътибарлы булырга тиешбез. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер - бәясе, хөрмәте бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International