20 – 22 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 5 укучы катнашты: Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Тахавиева Исламия, Ахмадуллина Фәридә призлы урын яуладылар. Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 маддәсендә җитештерү һәм куллану калдыкларын, радиоактив калдыкларны җыярга, тупларга, утильләштерергә, зарарсызландырырга, транспортировкаларга, сакларга һәм күмәргә, аларның шартлары һәм ысуллары әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга һәм Россия Федерациясе законнары белән җайга салынырга тиешлеге каралган.
Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлеген алып бару барышында җир кишәрлекләрен төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар белән тигезләү, биналарны һәм корылмаларны җимерү һәм сүтү максатында ташлау фактларын ешрак ачыклый башлады. Төзелеш чүп-чары-бетон, кирпеч, такта, түбә һәм башкалар-куркынычлыкның 4 классына карый.
2026 елның 1 мартыннан барлык категориядәге җир кишәрлекләре милекчеләре үз территорияләрен инвазив (чит) үсемлекләрдән сакларга тиеш. Элек мондый бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларында гына булган.
22 февральдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында кунакчыллык һәм бердәмлек символына әверелгән Масленицаны чын-чынлап киң һәм колоритлы бәйрәм итү җәелдерелде.
2026 елгы сезон ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы чемпионаты тәмамланды.
21 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында бильярд буенча яшьләр һәм өлкәннәр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир булып узды. Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар дусларын хупладылар, клубта спорт рухы хөкем сөрде. Катнашучылар рәхәтләнеп бильярд уйнап кына калмадылар, аралашып, күңелле итеп вакыт уздырдылар.Призлы өчлек түбәндәгечә билгеләнде : 1 нче урын Гайнуллин Илназ.2 нче урын-Мөхәрләмов Райнур. 3 нче урынга Фәттахов Илшат чыкты. Без турнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, барысына да ярышларда җиңүләр, эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, якыннарыбыз ягыннан аңлашу һәм ярдәм телибез.
Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Балалар башта кунакка килгән бабайларга, әтиләргә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен, җыр-биюләрен күрсәттеләр, аннары бергәләшеп урамда Аҗаган хәрби-патриотик уен уйнадылар.
2026 елның 21 февралендә Байлар Сабасы авылында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган ел саен үткәрелә торган волейбол турниры уңышлы тәмамланды.
22 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ир-атлар категориясендә 2 урынны. Хәсәнов Ә.И. алды. Арташ авыл җирлеге командасы 3 урынны алды.