ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

   Приютта тәрбияләнүчеләр белән "Террорчылык - киләчәккә куркыныч"темасына түгәрәк өстәл уздырылды.Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр террорчылык, экстремизм төшенчәләре турында  белемнәр тупладылар. Балалар террорчылыкның куркынычлыгы, аның җәмгыять һәм тулаем дөнья өчен нәтиҗәләре, шулай ук экстремизм таралуга китерә торган сәбәпләр турында фикер алыштылар. Киләчәккә мондый куркынычларны булдырмау өчен бердәмлек, үзара аңлашу һәм тату яшәүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Диалогның мондый формасы тәрбияләнүчеләрдә гражданлык җаваплылыгы һәм җәмгыятьнең киләчәгенә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс-бюджет палатасы командалары 1нче һәм 3нче 2 урыннарга лаек булды. Оешма җитәкчесе Ш.Ә.Сөнгатов 2 урын яулады. Хатын-кызлар арасында Гөлнара Загидуллина 3 урынга, ир-егетләр арасында Илфар Габдрахманов 1 урынга лаек булдылар.

 

3 февраль көнне«Саба-Арена » спорт комплексында малайлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рапираларда фехтование  турниры узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

23 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Республика маркетинг үзәге администраторы булган «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте (алга таба – «ТРДЗА» АҖ) 2026 елның 26 февралендә «ТРДЗА» АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашында атна саен эш вебинарлары уздыру турында хәбәр итә. 10:00 дә «РМЦ - Экспорт»темасына вебинар башлана. Әлеге вебинарга Саба муниципаль районы эшкуарларын чакырабыз.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр" исеме астында 20 февраль көнне район мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта төрле елларда солдат хезмәте үткән ир - егетләр катнашты. Әлеге бәйрәм чарасыннан безнең оешма да читтә калмады, әлбәттә. Концерт номерларының тулылыгы, сәхнә бизәлеше, һәм, гомумән, чараның төп оештыручысы - Финанс-бюджет палатасы рәисе тынгысыз йөрәкле Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов иде. Концертта безнең егет-кызларыбызның катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Солдат хезмәте кичкән егетләр - Илфар Габдрахманов, Рамил Шакиров, Айнур Әхмәтшин һәм сөйкемле, чибәр кызларыбыз Ләйсән Әхмәтшина, Алинә Фазылҗановаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы Рабгутдинов Рәмис белән очрашу узды. Рәмис туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Егетләр белән очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, хәзерге заман хәрбие физик яктан әзер булырга гына түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм укытуга әзер булырга тиеш дип ассызыклады. Рәмис шулай ук махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең мораль ярдәме бик мөһим булуын билгеләп үтте, балаларга ихлас хатлары һәм открыткалары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу кысаларында укучылар сугыш көннәре, солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта яшәүнең көнкүреш шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сораулар бирделәр. Әңгәмә ахырында хезмәткәрләр һәм балалар сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22 февраль көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә алкалы хоккей буенча район чемпионаты финалын оештырды.

24 февраль көнне узган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан социаль хезмәтләр алучылар алдында хәйрия концерт программасы белән   татар эстрадасы артисты Илшат Сафин чыгыш    ясады      шулай ук «Тургай» приюты балалары концерт номерлары күрсәттеләр һәм открыткалар бүләк иттеләр.      Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә сыйныфлар арасында стройда йөрү һәм җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. Әлеге чараның максаты–укучыларының стройда йөрү буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Бәйгене мәктәп директоры Зөлфәт Фоат улы ачып җибәрде, барлык катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм бәйге шартлары белән таныштырды. Шуннан соң, команданың стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, командирның хөкемдарга команданың смотр- бәйгегә әзерлеген белдерүе тыңланды. Команда командиры бер укучыны стройдан чыгарып, уңга, сулга борылу, стройда йөргән вакытта борылу алымнарын үтәргә боера. Аннан соң, команда бергә командирның төрле боерыкларын үти, строй белән җыр башкара. Жюри чыгышларны биш баллы система буенча бәяләде. Барлык командалар да җитди әзерләнгәннәр, лаеклы чыгыш ясадылар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International