Ватанны саклаучылар елына багышланган чара

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы Рабгутдинов Рәмис белән очрашу узды. Рәмис туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Егетләр белән очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, хәзерге заман хәрбие физик яктан әзер булырга гына түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм укытуга әзер булырга тиеш дип ассызыклады. Рәмис шулай ук махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең мораль ярдәме бик мөһим булуын билгеләп үтте, балаларга ихлас хатлары һәм открыткалары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу кысаларында укучылар сугыш көннәре, солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта яшәүнең көнкүреш шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сораулар бирделәр. Әңгәмә ахырында хезмәткәрләр һәм балалар сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International