"Солдатта булган диләр"... Безнекеләр бәйрәм чарасында.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр" исеме астында 20 февраль көнне район мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта төрле елларда солдат хезмәте үткән ир - егетләр катнашты. Әлеге бәйрәм чарасыннан безнең оешма да читтә калмады, әлбәттә. Концерт номерларының тулылыгы, сәхнә бизәлеше, һәм, гомумән, чараның төп оештыручысы - Финанс-бюджет палатасы рәисе тынгысыз йөрәкле Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов иде. Концертта безнең егет-кызларыбызның катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Солдат хезмәте кичкән егетләр - Илфар Габдрахманов, Рамил Шакиров, Айнур Әхмәтшин һәм сөйкемле, чибәр кызларыбыз Ләйсән Әхмәтшина, Алинә Фазылҗановаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International