Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә сыйныфлар арасында стройда йөрү һәм җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. Әлеге чараның максаты–укучыларының стройда йөрү буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. Бәйгене мәктәп директоры Зөлфәт Фоат улы ачып җибәрде, барлык катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм бәйге шартлары белән таныштырды. Шуннан соң, команданың стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, командирның хөкемдарга команданың смотр- бәйгегә әзерлеген белдерүе тыңланды. Команда командиры бер укучыны стройдан чыгарып, уңга, сулга борылу, стройда йөргән вакытта борылу алымнарын үтәргә боера. Аннан соң, команда бергә командирның төрле боерыкларын үти, строй белән җыр башкара. Жюри чыгышларны биш баллы система буенча бәяләде. Барлык командалар да җитди әзерләнгәннәр, лаеклы чыгыш ясадылар.