22 февраль көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә алкалы хоккей буенча район чемпионаты финалын оештырды. Чемпионатта хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ир-ат командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга Тимершык, икенче урынга Шәмәрдән, өченче урынга Саба, дүртенче урынга Мишәбаш командалары чыкты.
Шулай ук, турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде:
Тимершык командасыннан иң яхшы бомбардир Фальванов Фәнзил,
Шәмәрдән командасыннан иң яхшы уенчы Гыймадиев Азамат,
Байлар Сабасы командасыннан иң яхшы уенчы Фәләхов Булат,
Евлаштау Мешабаш командасыннан иң яхшы уенчы дип Хөсәенов Ринат,
Тимершыктан иң яхшы капкачы булып Низамиев Илсаф танылдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.