Яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында (18-20 яшь)билбау көрәше буенча Россия беренчелеге
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы узды
Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йорт төзелеше башланды. Программа авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Гильманова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады
17 март көнне Мамадыш районында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" Шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Саба районының Шекше авыл җирлегеннән Мөхәммәтҗановлар гаиләсе 3 нче урын яулады.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Китапханә ягы, бәдрәф, КУИ бүлмәләре бүленде. Штукатур эшләре бара, тәрәзә яңакларына һәм бәдрәф эченә плитка ябыштырылды.
15-16 март көннәрендә Ике Басу Арташ авылы мәчетендә изге Рамазан аена багышланган Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарга авыл халкы һәм мәчеткә йөрүче кунаклар җыелган иде.
17 март көнне 17:00 сәгатьтә Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 5 сыйныф укучылары өчен (Гарипова Г.М., Абдуллин Р. Х., Яхина Г. И.) үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, массакүләм чаралар үткәргәндә мәктәпнең матди-техник базасын саклау һәм каникуллар вакытында үз – үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрелде. Концерт, чаралар иң яхшы дәрәҗәдә узсын өчен укучыларны инструктажлар белән таныштырырга кирәк. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре балаларга электр приборларыннан, мәктәпнең матди-техник базасыннан кайда һәм ничек файдаланырга икәнен белергә ярдәм итә. Лекциядән соң балалар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча уен үткәрелде.
13 – 15 нче март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы булып узды.