13 – 15 нче март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин И.Ш., Ахтямов А.Н.) яклады. Алар җиңел атлетика, баскетбол, шашка, тэг-регби ярышларында катнашып, 1 нче урынга лаек булдылар. Саба гимназиясе командасын зур уңышлары белән котлыйбыз!