Казанның “Локомотив” стадионында чаңгыда шуу марафоны узды. Казанның спорт объектларыннан стадионга 300 тонна кар китертелеп, һава торышының җылынуына да карамастан, чаңгычылар ярышта актив катнаштылар. Саба районы командасы составында безнең хезмәттәшебез – Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина да ярышты.
17 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән төймә терапиясе үткәрелде. Максатлары: төймә терапиясе аша өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итү.
«Кошлар-конатлы дусларыбыз» темасына чара утте.Балалар белэн кошлар темасына энгэмэ уздырылды, хэрэкэтле уеннар уйнау хэм рэсем бэйгесе оештырылды.
Бүген Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеме балалары Идел буе халыклары белән таныштылар.
Олы Нырты балалар бакчасында "Су – яшәү чыганагы" дигән темага экологик әңгәмә үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган «Ватан-ана!» дип исемләнгән викторина булып узды. Бу чарада Лесхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. Викторина илебез тарихы буенча бик күп сорауларны үз эченә алды: сугыш барышы, төп сугышлар һәм истәлекле даталар, һәйкәлләр һәм обелисклар, тарихка кереп калган батырлыклар. Пазл җыю буенча сынауларны яшь тарих белгечләре, җиңүгә омтылыш, белем һәм тапкырлык күрсәтеп, намус белән башкарып чыктылар.
2025 елның 17 марты 22.00 сәгатьтән 18 март 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
18 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен «яңа мөмкинлекләр үзәкләре – 2025»грант конкурсы игълан ителде.