Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йорт төзелеше башланды. Программа авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота.