2025 елның 12-16 мартында Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең көрәш сараенда яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында (18-20 яшь) билбау көрәшеннән Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда илнең 25 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, алар югары әзерлек дәрәҗәсен, рухи көчләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Безнең спорт мәктәбеннән Азалия Семенова чыгыш ясады һәм +76 - 2 нче урынны алды.
Спортчы һәм тренер-укытучы и. Н.Нәбиуллинны яхшы нәтиҗәсе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.