Бүген 13 апрельдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы бүлегенә чираттагы якшәмбе Лига узды, анда 22 команда катнашты.
Беренче Лига.
1 урын «Кукмор» командасы (Шәфиков/ Нугъманов)
2 урын «Стига» командасы (Галиакбреров Р.)
3 урын «ВЕКА» командасы (Вәлиуллин А./ Даулиев Г.)
Икенче Лига.
1 урын «Кукмор2» командасы (Ахкямов Р./ Ахкямов Р.)
2 урын «Кибячи» командасы (Мөбәрәкҗанов Ф./ Маланин Т.)
3 урын «Яшьлек» командасы (Шакиров И./ Фазулин К.)
12 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары агач утырту белән шөгыльләнделәр. Укучылар экологик акциядә катнашуга зур җаваплылык белән килделәр.
2025 елның 12 апрелендә С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә яшь музыкантлар өчен "Звёзды из завтра" республикакүләм иҗат конкурсының Гала-концерты узды. Проект белән ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, La Primavera Казан дәүләт камера оркестры дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелек итә. Бу конкурс Татарстан Республикасының 43 муниципаль районнан катнашучыларга исәпләнгән. Шул максат белән сайлап алу турлары 6 иң эре шәһәрдә үтә.
2025 ел конкурс өчен юбилей елы булды, ул 10 нчы мәртәбә гамәлгә ашырыла. Агымдагы сезон репертуары тулысынча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Ул 1991 елга кадәр иҗат ителгән совет композиторлары әсәрләрен, шулай ук рус һәм татар халык көйләрен үз эченә ала. Оркестровкаларның күп өлешен Рөстәм Абязов һәм Ильяс Камал башкарды.
13 февральдә Рөстәм Юныс улы 100дән артык номер тыңлап, Түбән Камада гала-концертка 27 номер сайлап алды.
Гала-концертта Саба балалар сәнгать мәктәбенен 6 класс укучысы Мәрьям Мөхәмәдиева (фортепиано, җитәкчесе Яхина Г.И.), Шәмәрдән филиалының 5 сыйныф укучысы Илназ Усманов (баритон, җитәкчесе Фатхуллин А.А.), 4 класс укучысы Габдрахманова Динә, 5 класс укучысы Кәримова Әминә (җитәкчеләре Дәүлиева Г. Р.) катнаштылар.
Концерт алдыннан репетицияләр үткәрелде, анда Рөстәм Юныс улы яшь башкаручыларга тере оркестр яңгырашына күнегергә булышты, ә профессиональ музыкантлар чыгыш ясаучыларга ярдәм итте. Гала-концертта катнашучы һәркемне маэстро Р.Абязов үзе лауреат дипломы һәм программа символикасы төшерелгән истәлекле медаль белән бүләкләде, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гала-концерттан соң иң яхшы конкурсантлар Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында финалда чыгыш ясаячаклар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 12 апреле 21.00 сәгатьтән 13
апрель 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
13 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- көньяк-көнбатыштан көчле җил тизлеге 15-20 м/с, төнлә локаль 23 м/с(Казанда төнлә 15-18 м/с);
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.
Бүген Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. Мичән биләмәсенә кергән оешма җитәкчеләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек, экологик икеайлык кысаларында килеп туган мәсьәләләр каралды. Халыкка җиткерү һәм алга таба эшләү өчен алда торган бурычлар тикшерелде, эшләр бүленде.
"Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән "Үсеш" лицее, укучылар һәм юнармеецлар белән берлектә, "Герой әтисе" фотокүргәзмәсенә экскурсия оештырды.
Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары, Шәмәрдән "Үсеш" лицее белән берлектә, "Галәм янәшә" интеллектуаль уены үткәрде.
Курсабаш "Кояшкай" балалар бакчасында "Макулатура тапшыр-агачны коткар" акциясе үткәрелде.
Бүген МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү үсеше мәсьәләләрендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру максатыннан «Шөгыльләрдә һәм ирекле эшчәнлектә дидактик материаллар куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда логик фикерләүне үстерү" темасына районкүләм семинар узды.
Объектта түбә ябу эшләре, эчке бизәү, вентиляция тартмаларын гипсокортоннан тышлау башланды. Идәнне брекчадан ясау, шулай ук электромонтаж эшләре дә бара. Ремонт эшләрен "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.