Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары, Шәмәрдән "Үсеш" лицее белән берлектә, "Галәм янәшә" интеллектуаль уены үткәрде.
Уен 12 нче апрель- космонавтика көненә багышланган иде. Балалар галәм киңлекләре, планеталар, танылган космонавтлар, аларның тормышы турында кызыклы мәгълүматларны бик теләп тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр.