«Агач утырт» экологик акциясе

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Балаларның планетаны яшелләндерү мөһим эш икәнен аңлавы бик шатлыклы. Агач үзе-тынычлык символы, ул табигатьнең нәзбереклеген һәм аны саклау кирәклеген искә төшерә. Буыннар алмашыначак, ә бүгенге укучылар утырткан агачлар үсүен дәвам итәчәк. 12 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары агач утырту белән шөгыльләнделәр. Укучылар экологик акциядә катнашуга зур җаваплылык белән килделәр. Балалар, көрәкләр һәм чиләкләр белән коралланып, җир хәзерләү һәм үсентеләр утырту өчен мәктәп ишегалдына чыктылар. Яшь яшелләндерүчеләрне шундый әһәмиятле чара өчен горурлык хисе биләп ала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International