«Шөгыльләрдә һәм ирекле эшчәнлектә дидактик материаллар куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда логик фикерләүне үстерү"

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүген МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү үсеше мәсьәләләрендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру максатыннан «Шөгыльләрдә һәм ирекле эшчәнлектә дидактик материаллар куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда логик фикерләүне үстерү" темасына районкүләм семинар узды. Семинар барышында семинарда катнашучылар балаларның логик фикерләвен үстерүдә кызыклы педагогик технологияләр, дидактик материаллар куллану буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Семинарда катнашучылар балалар белән ачык дәресләр карадылар, мастер-классларда катнаштылар, балалар ролендә булдылар. Әлеге тема хәтер, игътибар, хыял, логик фикерләү кебек психик процессларны формалаштыру эшен балаларда мәктәпкәчә яшьтән  үк  башлап җибәрү белән актуаль. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International