Яшь музыкантлар өчен "Звёзды из завтра" республикакүләм иҗат конкурсының Гала-концерты

2025 елның 12 апреле, шимбә

2025 елның 12 апрелендә С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә яшь музыкантлар өчен "Звёзды из завтра" республикакүләм иҗат конкурсының Гала-концерты узды. Проект белән ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, La Primavera Казан дәүләт камера оркестры дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелек итә. Бу конкурс Татарстан Республикасының 43 муниципаль районнан катнашучыларга исәпләнгән. Шул максат белән сайлап алу турлары 6 иң эре шәһәрдә үтә.

2025 ел конкурс өчен юбилей елы булды, ул 10 нчы мәртәбә гамәлгә ашырыла. Агымдагы сезон репертуары тулысынча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Ул 1991 елга кадәр иҗат ителгән совет композиторлары әсәрләрен, шулай ук рус һәм татар халык көйләрен үз эченә ала. Оркестровкаларның күп өлешен Рөстәм Абязов һәм Ильяс Камал башкарды.

13 февральдә Рөстәм Юныс улы 100дән артык номер тыңлап, Түбән Камада гала-концертка 27 номер сайлап алды.

Гала-концертта Саба балалар сәнгать мәктәбенен 6 класс укучысы Мәрьям Мөхәмәдиева (фортепиано, җитәкчесе Яхина Г.И.), Шәмәрдән филиалының 5 сыйныф укучысы Илназ  Усманов (баритон,  җитәкчесе Фатхуллин А.А.), 4 класс укучысы Габдрахманова Динә, 5 класс укучысы Кәримова Әминә (җитәкчеләре Дәүлиева Г. Р.) катнаштылар.

Концерт алдыннан репетицияләр үткәрелде, анда Рөстәм Юныс улы яшь башкаручыларга тере оркестр яңгырашына күнегергә булышты, ә профессиональ музыкантлар чыгыш ясаучыларга ярдәм итте. Гала-концертта катнашучы һәркемне маэстро Р.Абязов үзе лауреат дипломы һәм программа символикасы төшерелгән истәлекле медаль белән бүләкләде, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гала-концерттан соң иң яхшы конкурсантлар Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында финалда чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International