"Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән "Үсеш" лицее, укучылар һәм юнармеецлар белән берлектә, "Герой әтисе" фотокүргәзмәсенә экскурсия оештырды.
"Бердәм Россия" проекты кысаларында "Герой әтисе" фотокүргәзмәсе Шәмәрдән мәдәният йортында 15 нче апрельгә кадәр эшли. Фотокүргәзмәдә безнең районнан махсус хәрби операциягә киткән, илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең, үз хезмәтен башкарганда батырларча һәлак булган геройларыбызның да фоторәсемнәрен күрергә була. Сүрәтләрдә "Герой әтиләре" кулларына батыр улларының фоторәсемнәрен тотып торалар. Батырлар даны мәңгелек!