Бүген безгә кунакка Гыймранова Гөлфия Илгиз кызы шкатулкалар һәм органайзерлар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс белән килде. Мастер-класс кызыклы һәм файдалы булды: без бизәү техникасын, төрле материаллар белән эшләүне һәм матур әйберләр ясауның гади алымнарын белдек. Бу иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте һәм үз кулларың белән уникаль әйберләр эшләргә өйрәтте.
2026 елның 1 мартында Казанның Ак барс көрәш сараенда 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
2026 елның 1 мартында «Саба – Арена» спорт» белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "ТР шәхси кубогы - 2026 "ның 1нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Балтач һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды: 2011 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр: 1 урын - Галимуллин Рәсүл ( Байлар Сабасы) 2 урын- Мәүлетов Булат (Саба) 3 урын - Гайнетдинов Рәсүл ( Теләче), Сабиров Рүзәл (Балтач) 2011 елда туган һәм өлкәнрәк , кызлар: 1 урын - Җаббарова Фәридә ( Теләче) 2 урын-Саруханян Милена (Теләче) 3 урын-Васильева Ксения (Кукмара), Кельмакова Азалия (Кукмара) 2012 елда туган һәм кечерәк, малайлар: 1 урын-Идрисов Нияз (Саба) 2 урын-Сабиров Илназ ( Саба) 3 урын-Сафин Әгләм (Саба), Йомагулов Зөлфәт (Саба) 2012 елда туган һәм кечерәк, кызлар: 1 урын- Әхмәтшина Камила (Саба) 2 урын - Хәбибуллина Нәргизә(Саба) 3 урын - Гыйләҗева Тәнзилә (Теләче), Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) Чемпионнарны,тренерларны ,призерларны котлыйбыз һәм 2026 елның 14-15 мартында Базарлы Матак авылында узачак республика турында уңышлар телибез.
28 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Биредә 21 мәктәптән спорт сөюче укучылар көч сынашты.
Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1-9, 1-11 сыйныфлар:
1 урын: Эзмә урта мәктәбе;
2 урын: «ОНИКС» Мәгариф үзәге;
3 урын: Саба гимназиясе.
Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк бирелде. Котлыйбыз!
2026 елның 28 февралендә Теләче муниципаль районы башлыгы призына 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.
23 февраль көнне Туктар авыл клубында клуб мөдире, китапханә мөдире, Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ил терәге - ир-ат" исемле бәйрәм концерты оештырдылар
26 февраль көнне районыбызда «Мәдәни мирас» бәйгесе үтте. Чараның төп максаты — укучылар арасында татар халкының милли мирасын популярлаштыру, мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләрне саклау.
Бу чарада Мичән төп мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларының мактаулы Ill урын яулавы — зур горурлык! Бу уңыш — тырыш хезмәт, бердәмлек һәм милли мәдәниятебезгә булган хөрмәт нәтиҗәсе. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлгенә Наилевна, Миләүшә Салихвнаны III урын алулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Патриотик айлык кысалары нигезендэ “Хезмәттәш” методик берләшмәсе укытучылары, Мичән төп мәктәбе җитәкчеләре белән берлектә, эти - энилэр арасында “Кышкы манзара” дип аталган спартакиада үткәрделәр. Бәйрәм куңелле мизгелләргә бай булды. Һәркем ярышларда катнашты, апалар- абыйлар җилкенеп, үҗәтләнеп җиңүгә ашкындылар. Соңыннан өлкәннәр дә, балалар да көлдә пешкән бәрәңге белән кайнар чәйдән авыз иттеләр. Һәркем бу үзенчәлекле ярышлардан канәгать калды.
Бүген Олы Шыңар авылында гомер итүче тыл ветераны Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызы үзенең туган көнен бәйрәм итә.
Рәйсә апа сугыш башланганда 1нче сыйныфны гына тәмамлаган була. Сугыш башлануга әтиләре сугышка китә. Сугыш еллары бик авыр булса да кечкенә кыз сынатмый, авырсынмый, сабыр итә, чөнки абыйларын бик ярата. Эштән дә куркып тормый, урагын да ура, плугарь булып та йөри.
Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңел булмый, бер көн дә колхоз эшеннән калмый. Уракка, тырмага йөри, фермада да эшли. 2 ел рәттән 3әр ай торф чыгарырга бара. Аннары 1 ел Чиләбедә, йорт салуда эшли, кирпеч белән раствор ташып торалар.
1958 елның 12 мартында Олы Шыңарга килен булып төшә ул.
Рәйсә апа белән Нәҗип абый өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәҗип абый 2016 елда вафат була. Рәйсә апаның бүгенге көндә 11 онык, 12 оныкчыгы бар. 1968 елда “Ана медале” белән бүләкләнә ул. Медальләре арасында Бөек Җиңүнең түгәрәк даталарына бирелгәннәре дә, тырыш хезмәтләре өчен бирелгәннәре дә шактый. Бугенге көндә Олы Шыңар авылында улы Илфат, килене Диләрә тэрбиясендэ яши.
Рәйсә апа! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
28 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Богатырские забавы» исемле күңел ачу программасы үтте.