28 февральдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «күрше» республика фестиваленең кышкы сезоны «Хәзинә» проекты кысаларында Саба районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган "Саба-ЧанаФест" фестивале булды. Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Яңа Мичән авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәмдә катнаштылар. "Ызандашлар!" командасы "Дуслык"," Таҗи"," Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьеге чанасы","Бердәмлек" чаналарын тәкъдим итте. Чаналар парадыннан соң "Ызандашлар!" командасы агитбригадалар конкурсында чыгыш ясады. Бүгенге бәйрәм оешкан төстә үтте. Халкыбызның чаналар тарихы эзсез югалмас!
Агачка бизәк төшерү - ерак үткәннәрдән килә торган сәнгать төре . Безнең эра башланганчы ук, кешеләр агачтан инструментлар һәм башка йорт кирәк-яракларын ясарга өйрәнеп, аларга матур һәм оригиналь кыяфәт бирергә мөмкин дип уйлаганнар. Агач эшләнмәләренә бизәк төшерү мастер классында балалар мөстәкыйль рәвештә агач тактага бизәк төшереп, акриль буяулар кулланып , буяу эше белән шөгыльләнделәр; пумала белән дөрес эшләргә, төрле төсләрне яраклаштырырга өйрәнделәр. Балалар чарадан канәгать калдылар,аларның иҗат җимешләре әниләренә 8 март бүләге булды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре: язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, шулай ук журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенгесе көндә дә редакциядә хезмәт куючы Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.
2026 елның 28 февралендә Тимершык авылында Тимершык авыл җирлеге командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Ильнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Даминов Зөлфәт Габделхай улы истәлекләренә волейбол уены ярышлары узды.
1 март көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы 91 яшьлек туган көнен билгеләп узды.. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
Лесхоз урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.
“Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры һәм аның кул астында шөгыльләнүче чаңгычыларның чираттагы җиңүе!
2 марттан 8 мартка кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы атналыгы ана булуга аңлы рәвештә якын килүнең мөһимлеген ассызыклый. Уңышлы әзерләнү өчен тәкъдим ителә:
Бүген Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мишәбаш авылы мәдәният йорты белән берлектә татар язучысы Нурислам Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган “Күңел сафлыгын сакларга чакыручы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Кунаклар китап күргәзмәсендә язучының китаплары белән таныша алдылар. Өлкәннәр Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар хәзерге дөньяда «күңел сафлыгы» нәрсә ул һәм ни өчен намуслы кеше булып калу мөһим икәне турында фикер алыштылар. Чарада яшьләрне күрү аеруча күңелле булды-димәк, язучыларыбыз һәм туган әдәбиятыбыз турында истәлекләр яши.