Язның беренче көнендә, 2026 елның 1 март көнне Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2015 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
2026 елның 09 мартыннан алып 2026 елның 20 мартына кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 12 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 03 март көнне Сабабаш авыл клубында «Әнием өчен открытка» дигән мастер-класс узды.
3 мартта ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.
Мамалай балалар бакчасында "Гаилә бәйрәме" дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәмгә әтиләрне, әниләрне чакырып төрле уеннар уйнадылар, балалр шигырьләр сөйләде, әкият куйдылар. Соңыннан балаларга бүләкләр таратылды.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кыргый табигать көне-үзенчәлекле дата”-дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
"Тимершык – Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында (40+) 2 урынны яулады.
Команданы җиңүләре белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!
Татарстан Республикасыннан берьюлы 2 проект премиянең топ-110 финалисты исемлегенә керде:
Районда халыкны кисәтү системасының эше сыналачак.