"Тимершык – Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында (40+) 2 урынны яулады.
Команданы җиңүләре белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!