Ир-атлар арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты (40+) йомгаклары

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

3 мартта ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.

Уеннар йомгаклары буенча хезмәт коллективлары арасында түбәндәге нәтиҗәләр игълан ителде:

1 урын - Сабагаз командасы

2 урын - Олимп командасы

3 урын - ИП командасы

Хезмәт коллективлары арасында иң яхшы капкачы итеп Рөстәм Йосыпҗанов, сезонның иң яхшы уенчылары - Раил Сафиуллин һәм Ринат Ибраһимов, Иң яхшы бомбардир - Фәрхад Хәлиуллин игълан ителде.

Авыл җирлекләре арасында призерлар:

1 урын - Олыяз командасы

2 урын - Тимершык-Шинар командасы

3 урын - Икшермә-Кибәче командасы

Авыл җирлекләре арасында иң яхшы капкачы итеп Шәкүров Алмаз, сезонның иң яхшы уенчылары - Заһидуллин Нияз һәм Мөхәммәтшин Фәрит, иң яхшы бомбардир - Хантимеров Айдар билгеләнде.

Призерлар һәм иң яхшы уенчылар грамоталар һәм акчалата бүләкләүләр белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләсе сезонда яңа очрашуларга кадәр!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International