2015 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Россияда халыклар берпдәмлеге елына багышланган ачык турнир

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Язның беренче көнендә, 2026 елның 1 март көнне Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2015 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир  булып узды.  Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара шәһәреннән “Сириус” командасы, Буа шәһәреннән “Юность” командасы, “Сабантуй” спорт мәктәбе командасы, Мамадыш шәһәреннән һәм Балтач штб командалары.

Уеннар дус мөнәсәбәттә, әмма ярышу шартларында  узды.  Бер команданың да җиңеләсе килмәде.  Барысы да яхшы уен күрсәтергә омтылды. Әмма һәр уенда җиңүче һәм җиңелүчеләр булган кебек, бу ярышта да беренчелекне бары бер команда гына яулады:

1 урын – "Сабантуй” командасы

2 урын – “Сириус” командасы

3 урын – “Юность” командасы

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар кубок, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International