Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кыргый табигать көне-үзенчәлекле дата”-дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Кыргый табигать-хайваннар , бөҗәкләр, кошлар, болыннар, урманнар, кырлар, елгалар, күлләр. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр турындагы табышмакларны чиштеләр, хайваннарны һәм кошларны тасвирлау буенча билгеләгән викторинада катнаштылар . Аннары «Дүртенче артык» уенында бик теләп катнаштылар, аталган хайваннар арасыннан йорт хайваннарын һәм кыргый хайваннарны билгеләргә тырыштылар. Кыргый хайваннар тормышы, кыргый үсемлекләр дөньясының төрлелеге турында барысы да белемнәрен ныгыттылар .