“Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры һәм аның кул астында шөгыльләнүче чаңгычыларның чираттагы җиңүе!
1 март көнне, Балтач районында, төрле яшь категорияләрендә катнашучылар арасында чаңгы ярышлары буенча Балтач районы беренчелеге узды.
Ярышларда Саба районы спортчылары да югары әзерлек һәм спорт осталыгы күрсәттеләр.
Ир-егетләр арасында, үз яшь категорияләрендә, Вайисов Улугбек һәм Алякимов Рушан - беренче, Шәйхуллин Фиргать -икенче, Яруллин Рафис - өченче урын алдылар.
Хатын-кызлар арасында, үз яшь категорияләрендә, Фәсхетдинова Равия һәм Шәйхуллина Лүзия -беренче урыннарны яуладылар.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да яңа җиңүләр телибез!