2026 елның 1 мартында Казанның Ак барс көрәш сараенда 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды."Олимп" урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тренер-укытучы И. Н.Нәбиуллин җитәкчелегендә актив катнашып бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
17 яшькә кадәр категорияда:
Раплева Диана 65 кг -1 урын,
Вафина Аделина 50 кг-2 урын,
Кучукбаева Амилия 45 кг-2 урын,
Карадулева Вәсилә +70 кг-3 урын,
Гыйззәтуллина Альбина 55 кг-3 урын,
Уваров Руслан 55 кг-3 нче урын.
19 яшькә кадәр категорияда:
Гүзәлов Динияр +100 -1 урын,
Фалахова Алинә 65 кг-2 урын,
Яшина Полина 60 кг-2 урын. Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучыларын беренчелектә катнашып уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Уңышлар сезне яңа җиңүләргә рухландырсын . Алга таба уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез!