Теләче муниципаль районы башлыгы призына 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге.

2026 елның 3 марты, сишәмбе

2026 елның 28 февралендә Теләче муниципаль районы башлыгы призына 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды
Ярышларда Татарстан Республикасының 10 районыннан 120 көрәшче катнашты. Безнең район көрәшчеләре 32 кг авырлык категориясендә Хәмитов Ранель - 2 нче, 60 кг авырлык категориясендә Муллахметов Айнур-3 нче урыннарны алдылар. Командалар арасында: 1 урында - Теләче, 2 урында - Арча, 3 урында-Саба районы. Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлар-укытучылары Ермолаев и. Х.һәм Һидиятуллин А. Н. ны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз. Сезгә алга таба да уңышлар, җиңүләр һәм спорт ареналарында уңышлар телибез! Ярышларның энергиясе Сезне яңа казанышларга рухландырсын, һәркемнең сәламәтлеген һәм ихтыярын ныгытсын .Молодцы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International