Бүген Олы Шыңар авылында гомер итүче тыл ветераны Набиуллина Рәйсә Гыйлметдин кызы үзенең туган көнен бәйрәм итә.
Рәйсә апа сугыш башланганда 1нче сыйныфны гына тәмамлаган була. Сугыш башлануга әтиләре сугышка китә. Сугыш еллары бик авыр булса да кечкенә кыз сынатмый, авырсынмый, сабыр итә, чөнки абыйларын бик ярата. Эштән дә куркып тормый, урагын да ура, плугарь булып та йөри.
Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңел булмый, бер көн дә колхоз эшеннән калмый. Уракка, тырмага йөри, фермада да эшли. 2 ел рәттән 3әр ай торф чыгарырга бара. Аннары 1 ел Чиләбедә, йорт салуда эшли, кирпеч белән раствор ташып торалар.
1958 елның 12 мартында Олы Шыңарга килен булып төшә ул.
Рәйсә апа белән Нәҗип абый өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәҗип абый 2016 елда вафат була. Рәйсә апаның бүгенге көндә 11 онык, 12 оныкчыгы бар. 1968 елда “Ана медале” белән бүләкләнә ул. Медальләре арасында Бөек Җиңүнең түгәрәк даталарына бирелгәннәре дә, тырыш хезмәтләре өчен бирелгәннәре дә шактый. Бугенге көндә Олы Шыңар авылында улы Илфат, килене Диләрә тэрбиясендэ яши.
Рәйсә апа! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.