Туктар авылында бәйрәм концерты

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

23 февраль көнне Туктар авыл клубында клуб мөдире, китапханә мөдире, Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ил терәге - ир-ат" исемле бәйрәм концерты оештырдылар.

Бу тантаналы көнне тамашачыларга бәйрәмнең патриотик рухына чуму, үз Ватаннары өчен горурлык хисе кичерү мөмкинлеге туды. Программада махсус хәрби операциясендә катнашучыларга  багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

Концертта катнашучылар бер минут тынлык белән барлык һәлак булган геройларны искә алдылар.

Программада танылган һәм күптән яраткан җырлар да, яңа җырлар да яңгырады.

Барлык катнашучылар концерттан канәгать калдылар, зур ләззәт, көчле энергия һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International