"Ватан геройлары: Ватан хакына батырлык" –
"ОНИКС"мәгариф үзәгендә буыннар очрашуы
18 декабрь көнне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Алинә Фирдинатовна Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең татар телле тәрбиячеләре арасында үткәрелүче "Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясендә катнашты. Ул анда "Фольклорның кече жанрлары ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү" дигән темага мастер - класс күрсәтте һәм 3 нче призлы урын алды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда «Гипстан ясалган сувернирларга бизәк төшерү» дип аталган мастер-класс узды. Гипс - экологик чиста материал, олылар өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз. Бу шөгыль барышы процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үзенең эчке дөньяңны ача. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы бизәкләр төшерү процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Мастер класста катнашучылар үз куллары белән ясаган сувенирга ия булып, яхшы кәеф белән таралыштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Олы Арташ авылында авыл территорияләрен комплекслы үстерү республика программасы буенча җәяүлеләр күперен ремонтлау төгәлләнгән. Эшне "Мелиорация"Саба ПМКсы ҖЧҖ сыйфатлы башкарды.
2025 елның 19 декабрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары - «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Яңа ел серләре» дигән китап фейерверкы үткәрде.
Бәйрәмчә дустанә атмосферада танып белү-уен программасы узды. Китапханәчеләр балалар өчен яңа ел викторинасы, кышкы табышмаклар, «Яңа ел» уены, төрле конкурслар әзерләделәр, аларда һәркем актив катнашты.
Чара азагында китапханәчеләр тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, аларга шатлык һәм сәламәтлек теләделәр.
2025 елда без К. Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. 18 декабрьдә Татарстан Республикасы Биектау районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды. Чарада хөрмәтле кунаклар катнаштылар:
• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Хисамиева Й.Ш.;
• “Мәгарифне үстерү институты” татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Р.Р.;
• “Мәгарифне үстерү институты” мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Мифтахетдинова Н.Р.;
• МКУ “Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге” җитәкчесе Халитов И.А.;
• К. Насыйри исемендәге музейның Казан филиалы өлкән фәнни хезмәткәре Мифтахетдинова Н.М.;
• Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Төхфәтуллина Ә. Г.
Юл-транспорт травматизмын профилактикалау - бөтен җәмгыять проблемасы. Балаларны юлларда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Педагогларның һәм ата - аналарның бурычы-бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалардан белемле һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар тәрбияләү.
"Юлларда сак булыгыз" тематик атнасы кысаларында Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасының урта төркемдә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Урманда яшәүчеләр юл билгеләре, юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркынычлар, светофорларның ни өчен кирәклеге, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте иминлеге" Саба районындагы профилактика бүлеге башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы катнашты. Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы барлык сорауларына җавап бирде.
Очрашу азагында яшь катнашучыларга яктылыкны кайтара торган элементлар, буклетлар тапшырылды, юлда игътибарлы һәм бик сак булуларын теләделәр.
Бу кешенең сәламәтлеген сакларга һәм куркынычның үз-үзен тотышын контрольдә тоту юлы белән йогышлы булмаган авырулар куркынычын киметергә ярдәм итә торган яшәү рәвеше. Сәламәт яшәү рәвеше тәмәкедән һәм алкоголь кулланудан баш тартуны, рациональ туклануны, физик активлыкны (физик күнегүләр, спорт һ.б.), психик сәламәтлекне ныгытуны һәм сәламәтлекне ныгыту буенча башка чараларны күздә тота.