«Чана Fest» фестивале

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

28 февральдә Байлар Сабасында «Чана Fest» креатив чаналар фестивале старт алды. «Чана Fest» фестивале - иң якты һәм ординар булмаган чараларның берсе.  Фестивальдә катнашучылар үзләренең фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең беренче өлеше оригиналь чаналар парадыннан узды, анда һәр команда үз иҗатын тәкъдир итте, ә икенче өлеш агитбригада чыгышыннан. Кышкы көн булуга карамастан, үзәк мәйданда катнашучылар һәм тамашачылар хис-кичерешләреннән эссе булды. Иң яхшыларын сайлау җиңел булмады. Барлык катнашучылар да фестивальгә лаеклы әзерләнделәр. Безнең Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә коллективы, "Урман әиләре" исеме астында чыгыш ясап, Убырлы карчык  йорты рәвешендә чана ясады. Хезмәтләре уңай бәяләнеп, лаеклы 1нче урынны алдылар. Зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм  алга таба да зур уңышлар телибез.!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International