"Саба" йөзү бассейнында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Фитнес леди-2026" физкультура - сәламәтләндерү чарасы булып узды. Программага төрле фитнес‑күнегү буенча ярышлар кертелде. Төрле яшьтәге катнашучылар җиңүгә омтылыш, максатчанлык күрсәтте.Ярышлар йомгаклары буенча һәр яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләнделәр.
Мондый чаралар төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм үз көчеңә ышанырга ярдәм итәләр.