ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

12 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык дүшәмбе линейкасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимн җырлау белән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12 май көнне Россиядә шәфкать туташының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шәфкать туташының эше белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Экология һәм без

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба районының Олы Нырты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. 

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Гарәфетдинова Раушания Галәви кызын котлау

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Шорникова Мария Васильевнаны котлау

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Халикова Такмилә Шәфигулла кызын котлау

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International