Саба районының Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Саба районының Олы Нырты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. 

Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү мәсьәләләре кызыксындырды. Бирелгән барлык сорауларга аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучылар бу мәсьәлә белән бик кызыксындылар. Чөнки алар шулай ук авыл халкы белән тыгыз эшлиләр һәм аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Төрле конфликтлы ситуацияләр мисаллар рәвешендә тикшерелде.

Чарада катнашучыларның һәрберсенә бүлек реквизитлары белән «кулланучылар өчен Белешмәләр» буклетлары, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International