Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.