ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8 май көнне Курсабаш мәдәният йортында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 Бөек Җиңү көне алдыннан, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өйдә сугыш балаларын котлау»акциясен үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7 май көнне Сүлә авылы клубында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8 майда Курсабаш мэдэният йорты,Очиле авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Георгий тасмасы"Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. "Георгий тасмасы" - бу бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.Без тарихыбызны хәтерлибез, үткән һәм хәзерге геройларыбыз белән горурланабыз, Россия халыкларының иң яхшы традицияләрен саклыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8 нче   май  көнне мәктәбебездә Җиңү бәйрәме үткәрелде.Чара гимн җырлап,флаг күтәрүдән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бөек Ватан сугышында 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

12 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык дүшәмбе линейкасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимн җырлау белән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12 май көнне Россиядә шәфкать туташының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шәфкать туташының эше белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International