12 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык дүшәмбе линейкасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимн җырлау белән башланып китте.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алу укыту һәм тәрбия процессында, мәктәбебездә узучы һәр чарада чагылыш таба. Узган Җиңү бәйрәмендә дә укучылар да, укытучылар да актив катнашты. Диләрә Рушановна катнашучы һәркемгә рәхмәтен белдерде. Шулай ук укуда, ижади бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучыларыбызны котладык. Алга таба да укучыларыбызга матур жиңүлэр телибез.