12 май – Халыкара шәфкать туташы көне

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

12 май көнне Россиядә шәфкать туташының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шәфкать туташының эше белән якыннанрак таныштылар. Балалар әлеге һөнәр турында белемнәрен киңәйттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар, анда үзләрен табиб яки авыру ролендә сынап карадылар, шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвешенең һәм үз-үзләрен кайгыртуның мөһимлеген аңладылар. Балаларның уеннарда актив катнашуы һәм кызыксынуы аларга уңай эмоцияләр һәм сәламәтлек турында яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирде.

Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, авыр һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International