Экология һәм без

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Экологик тәрбия балалар бакчасында тәрбиянең мөһим юнәлешләреннән берсе. Табигатькә, тере табигатьнең бер өлеше булган һәр нәрсәгә сакчыл караш тәрбияләү буенча көндәлек эш алып барыла. Бүгенге көндә Сабаның 4 нче "Кынгырау" балалар бакчасы "Экояз" конкурсында катнаша. Әлеге конкурс кысаларында тәрбиячеләр балалар белән чишмәләргә экологик экскурсияләр оештыралар. Тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә Байлар Сабасында булган чишмә территорияләрен чистартырга булышалар. Балалар Эколяталар көненә багышланган чарада катнаштылар. Шулай ук әти-әниләре белән  төрле акцияләрдә катнаша:

  • "Батареяларны җый, керпегә ярдәм ит";
  • "Тәрбияңне күрсәт, Макулатура җый".

Балалар бакчасы хезмәткәрләре "Ямьле Саба" яр буен коры үләннән җыештыруда катнаштылар. Яр буендагы тау битләренә агачлар утырттылар. Экологик тәрбия өйдә дә алып барыла. Ата-аналар һәм балалар яшәү территорияләрен, ишегалларын тәртипли, җыештыра. Кошлар өчен сыерчык оялары куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International