22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә.
21 августта Шәмәрдән авыл җирлегеннән «Тулган ай» фольклор коллективы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында искиткеч чара үткәрде. Концерт «Җырлы бүлек» исемен алды, бу «күңелле бүләк»дигәнне аңлата.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары кысаларында Саба муниципаль районының «Яшь Гвардия» хәрәкәте активистлары Шәмәрдән җирлегендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм өләшү акциясе үткәрделәр.
Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.
21 август көнне Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" клуб берләшмәсе өчен танылган
драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Миңнуллин Туфан Габдулла улының (25.08.1925 – 02.05.2012) 90 еллыгы уңаеннан “Татар халкының намусы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Драматургның «Әлдермештән Әлмәндәр», “Әниләр һәм бәбиләр”, «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Миләүшәнең туган көне», «Ай булмаса, йолдыз бар», “Гөргери кияүләре”, «Моңлы бер җыр» (романтик трагедиясенең геройлары – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре), “Без китәбез, сез каласыз” драмасының төп герое халык шагыйре Г. Тукай, һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләрен татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да бик яратып карыйлар.