Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.
Үзәк киңлеген бизәүче төсле композицияләр, килүчеләрнең дә, учреждение хезмәткәрләренең дә эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясап, үзенчәлекле атмосфера тудыра. Территориянең һәр почмагы чәчәкле үсемлекләрнең ачык төсләре һәм хуш исләре белән тулы.
Табигать безне гади әйберләрдә гүзәллекне күрергә, һәр мизгелдә шатлык табарга һәм әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын бәяләргә өйрәтә. Чәчәкләр, кечкенә сәнгать әсәрләре кебек, безгә чын бәхетнең табигать белән гармониядә, аның сәләтләрен кадерли белүдә һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәттә булуын искә төшерә..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)