Мәктәп укучылары арасында «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

19 нчы май көнне «ОНИКС» МҮ базасында  мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» район чемпионаты кысаларында «Сити-фермерлык» компетенциясе булып узды. Чемпионат барышында укучылар шәһәр шартларында заманча авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз осталыкларын сынап карадылар.  Бу чемпионат укучыларның белемнәрен тикшереп кенә калмады, аларны гамәлдә кулланырга да ярдәм итте.  

Конкурс йомгаклары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында:

I урын - Сабитова Зилия, Эзмә урта мәктәбе укучысы;

II урын - Гыймадиева Азалия, Саба гимназиясе укучысы;

III урын - Бикеев Әлфәт, «ОНИКС» мәгариф үзәге укучысы.

 

8-11 сыйныф укучылары арасында:

I урын - Халилова Зөлфина, «ОНИКС» мәгариф үзәге укучысы;

II урын - Арстамбеков Ильяс, Эзмә урта мәктәбе укучысы;

III урын - Сөнгатуллина Әнисә, Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы.

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, заманча авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International