22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә. "Яшьлек" яшьләр үзәге шул уңайдан Шәмәрдәндә велойөгереш оештырды. 1991 нче елда, Мәскәүнең ак йортында беренче тапкыр бу көнне илебезнең өч төстән торган флагы күтәрелә. Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге дә ел саен бу чарадан читтә калмый. Әлеге велойөгерешне үткәрү традициягә кергән дисәң дә була. Һәр елны велосипедта йөрергә яратучы, спорт сөючеләр "Яшьлек" яшләр үзәге оештырган чарага җыела. Быел да катнашучылар велосипедта, урам буйлап Россия флагын күтәреп уздылар.
Чараны оештыруда «Яшьлек» яшьләр үзәге,Саба районы Яшь гвардиячеләре,"Игелекле Саба" үзәге волонтерлары һәм "Җинү волонтерлары" катнашты.
Әлеге чара Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның дуслыгын, бердәмлелеген һәм көчен чагылдыра.