Саба муниципаль районы администрациясе халыкка район үзәк хастаханәсе бинасындагы азык-төлек блогын комплекслы реконструкцияләү эшләренең барышы турында хәбәр итә.
Бу мөһим объектны яңарту — район сәламәтлек саклауны үстерү программасының төп этапы. Аның максаты — пациентларга сәламәтлеккә файдалы һәм сыйфатлы аша-эч тәэмин итү һәм медицина хезмәткәрләре эшчәнлеге өчен заманча, куркынычсыз һәм уңайлы шартлар төзү.
Хәзерге вакытта объектта эшләр алып барыла:
1. Эчке бизәлешне тулысынча алыштыру:
2. Заманча конструкцияләр һәм системалар урнаштыру:
3. Җиһазландыруга әзерлек:
Проект кысаларында азык-төлек блогы өчен заманча технологик җиһазлар сатып алу планлаштырыла, ул югары сыйфатлы ризык әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук яңа функциональ мебель һәм ярдәмче бүлмәләр өчен змаанча медицина оборудованиесе сатып алыначак.
Алып барыла торган модернизация ашханә инфраструктурасын төптән үзгәртүгә юнәлдерелгән, бу ҮЗБ пациентларын сәламәтлеккә файдалы һәм диетик аша-эч белән тәэмин итүнең нигезе булып тора.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру азык-төлек блогы эшен заманча стандартларга туры килә торган сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирер дип ышанабыз.